Елена Калашникова район балалар оешмаларының лидерлары слетында катнашты
Мәгариф

Елена Калашникова район балалар оешмаларының лидерлары слетында катнашты

Шушы көннәрдә Балтач гимназиясендә балалар оешмалары лидерларының район слеты булып узды.

Слетта мәртәбәле кунаклар - республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре Елена Геннадьевна Калашникова һәм Андрей Анатольевич Толкачев катнашты. Иң элек гимназия үзидарәсе, Норма мәктәбенең «Замандаш», Балтач мәктәбенең волонтер отряды, Нөнәгәрнең «Геобалт» һәм «Адонис» отрядларының, Карадуганның «Эко-отряд» һәм Кенәнең «Звезды Победы» акциясе буенча чыгышлары тыңланды.

Семинар вакытында катнашучылар үзләренең башкарган хезмәтләре турында гына сөйләп калмады, тәҗрибә дә уртаклашты, Казан кунакларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.
Фотоларны биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html
Гөлшат СӘЛӘХОВА фотолары.

250

Нет комментариев