Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасында чәршәмбе көнне "Ачык ишекләр" көне узды.
Әти-әниләр шөгыль сәгатьләренә килеп, балаларының ни дәрәҗәдә сәләтле икәнлекләрен күрә алды. Болай да иҗади эшләр белән кайнаган бакча ул көнне янә бер гөжләп алды. Мин дә улымның рәсем шөгылендә булып кайттым. Тәрбияче Гадилә Мәхмүтовна кыска гына вакыт эчендә балаларны төрле уеннар белән дә мавыктырды, рәсем дә ясатты, безне дә тик тотмады, ФГОС шулай куша дип, кулга келәй, кәгазь тоттырды. Әтиләр-әниләр балаларыбыз белән бергәләшеп кул эше белән шөгыльләнеп алдык. Күңелле булды. Яшермибез, ФГОС ошый безгә.
Нет комментариев