Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Физкультура, музыка, хезмәт дәресләрендә билге куюны гамәлдән чыгарырга җыеналар

Министрлыкта әлеге чара мәктәп укучыларының дисциплинасына, мотивациясенә һәм сыйныфлардагы атмосферага ничек йогынты ясавын белергә исәп тоталар

Дәүләт Думасы мәктәптәге кайбер предметлар буенча бәяләү системасын яңадан карарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә дип яза Интертат.

«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына: Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә „Физик культура“, „Рәсем“, „Музыка“, „Хезмәт (технология)“ фәннәре буенча укучыларның 5 баллы өлгереш шкаласын куллануның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне өйрәнергә», — диелә Түбән палатага тәкъдим ителгән документ текстында.

Июнь ахырында Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән Новгород, Ярославль, Тула өлкәләрендә, ЛХР, Чечня һәм Мордовиядәге 84 мәктәптә балаларның тәртибенә билге кую буенча эксперимент старт ала. Министрлыкта әлеге чара мәктәп укучыларының дисциплинасына, мотивациясенә һәм сыйныфлардагы атмосферага ничек йогынты ясавын белергә исәп тоталар.

Бу, шулай ук, бәяләү критерийлары һәм укытучыларга йөкләнеш кебек техник һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев