Гайшәнең кул эше иң яхшысы
Мәгариф

Гайшәнең кул эше иң яхшысы

Камалиева Гайшә "Иң шәп кул эше" номинациясендә җиңү яулады, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән берлектә "Салават күпере" журналы редакциясе үткәргән "Яшь инспектор» бәйгесе безнең коллективка зур җиңү алып килде. Балтач райнының 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Камалиева Гайшә "Иң шәп кул эше" номинациясендә җиңү яулады, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Гайшәне әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, дип шалтыраталар "Карлыгач" балалар бакчасыннан.


250

Нет комментариев