Гимназия кызлары төбәкара профилактик слётта җиңүче
Мәгариф

Гимназия кызлары төбәкара профилактик слётта җиңүче

Балтач гимназиясе укучылары Алсинә Сабирҗанова белән Гүзәл Хәйруллина 19-22 октябрь көннәрендә башкалада үткәрелгән наркотикларга каршы I төбәкара профилактик слётта җиңү яулап кайттылар.

Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары Алсинә Сабирҗанова белән Гүзәл Хәйруллина 19-22 октябрь көннәрендә башкалада үткәрелгән наркотикларга каршы I төбәкара профилактик слётта катнаштылар. Алар слёт барышында "Сәламәтлек сессиясе" проектында (җитәкчесе Равилә Шәрипова) үзләре әзерләгән видеороликны тәкъдим итеп, конкурсларда уңышлы чыгыш ясадылар.
Татарстаннан һәм Идел буе федераль округыннан килгән күпсанлы катнашучыларны артта калдырып, беренче урынны яуладылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Фотоларны Равилә Шәрипова җибәрде

250

Нет комментариев