Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Искәндәр Гыйләҗев Мәрҗани исемендәге тарих институтына эшкә күчте

2015 елдан 2024 елга кадәр Гыйләҗев ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын җитәкли

Бүгенге көндә Татарстанның иң танылган тарихчыларыннан берсе, беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында татар тарихы буенча зур белгеч Искәндәр Гыйләҗев Тарих институтына эшкә күчте. 

«Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр сыйфатында, мөгаен, яңа тарих бүлегендә эшләячәкмен», - диде Гыйләҗев. Шулай ук ул КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында профессор буларак эшчәнлеген дәвам итә.

Гыйләҗевка 67 яшь икәнен искә төшерик. Казанда танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә туа. Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1979) һәм  СССР тарихы институты аспирантурасын (1982) тәмамлаган.

2000-2011 елларда – КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы һәм татар халкы тарихы кафедрасы мөдире, 2011-2016 елларда – КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире.

2015 елдан 2024 елга кадәр Гыйләҗев ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын җитәкли. Бу постта аны Эльмира Галимова алмаштырды.

Бизнес онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев