Карадуган гимназиясендә Бакый Зыятдиновны искә алганнар... (+фоторепортаж)
Мәгариф

Карадуган гимназиясендә Бакый Зыятдиновны искә алганнар... (+фоторепортаж)

Фестиваль кысасында 1-7 сыйныфлар төрле юнәлешләр буенча 6 секциядә эшләрен якладылар

26 гыйнвар көнне Бакый Зыятдинов исемендәге гимназиядә РСФСРның, Татарстанның атказанган укытучысы, легендар мәктәп директоры, 10нан артык китап авторы, “Себер тракты тарихы”, “М.Җәлил” музейларын төзүче, мәшһүр, данлыклы Бакый Зыятдиновны искә алу уңаеннан проект эшләре фестивале узды. Фестиваль кысасында 1-7 сыйныфлар төрле юнәлешләр буенча 6 секциядә эшләрен якладылар. Фестивальнең кунаклары булып әти-әниләр, ветеран укытучыларыбыз катнашты, дип хәбәр итәләр Карадуган гимназиясеннән.


Бакый Зыятдинов

Нет комментариев