1нче марттан башлап башкала мәктәпләрендә балаларны тукландыру бәяләре арткан. Иртәнге ашау 19 сумнан 22 сумга , ә төшке аш бәясе 49 сумнан 58 сумга кадәр җиткән. Димәк, элекеге 68 сум урынына ике ашау 107 сумга төшәчәк.
Балтач районы мәктәпләрендәге туклануга килгәндә, хәзергә бәяләр кискен артмаган. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева әйтүенчә, төрле мәктәпләрдә бәяләр төрлечә. Көндәлек ашату 20 сумнан алып 30 сумга кадәр, бу барыннан да элек мәктәп яны тәҗрибә участогында җитештерелгән яшелчәләрнеӊ куллану күләменә һәм ата-аналардан ашату өчен җыела торган акчага бәйле, дип белдерде.
Нет комментариев