Казаннан өч абитуриент ГИТИСка сайлап алу туры узган
Дистанцион конкурс югары уку йорты тарафыннан МТС белән берлектә «М Буыны» проекты кысаларында оештырылды
Йөзләгән мәктәп укучылары һәм Идел буе студентлары арасында ГИТИСка керү өчен сайлап алу онлайн-этабын Казаннан өч абитуриент — 17 яшьлек Таисия Низамова һәм 19 яшьлек Арина Архипова һәм Илүзә Хәкимуллина узды.
Дистанцион конкурс югары уку йорты тарафыннан МТС белән берлектә «М буыны» проекты кысаларында оештырылды. Театр сәнгате институтына укырга керү өчен барлыгы 15 кеше шанс алды, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Казан кызлары Лев Толстой, Саша Черный, Иван Крылов әсәрләреннән өзекләр һәм заманча проза укыдылар. Илүзә Хәкимуллина Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать итеп, татарча шигырь укыды. Имтиханны ГИТИСның актер осталыгы кафедрасының өлкән укытучысы Андрей Оганян кабул итте. Шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән һәм Актүбәдән 17 чыгарылыш сыйныф укучысы да үз көчләрен сынап карады.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев