Кенә мәктәбенә шәфкать туташлары килгән
Мәгариф

Кенә мәктәбенә шәфкать туташлары килгән

Үсмерләрнең киләчәк язмышын-укуын, хезмәтен, булачак һөнәрен билгеләгәндә, мәктәпнең һәм җәмәгатьчелекнең ярдәме зур.Бүгенге үсмерләрнең белмәгән нәрсәләре юк, ләкин алар үз тормышларын оештыруда, киләчәккә омтылуда көчсезләр. Укучы яшьләрнең аеруча авырсынган яклары- һөнәр сайлау, тормышта үз урыннарын билгеләү. Шуңа күрә, мәктәбебез бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Төрле һөнәр ияләре белән очрашып, һәр профессиянең...

Үсмерләрнең киләчәк язмышын-укуын, хезмәтен, булачак һөнәрен билгеләгәндә, мәктәпнең һәм җәмәгатьчелекнең ярдәме зур.Бүгенге үсмерләрнең белмәгән нәрсәләре юк, ләкин алар үз тормышларын оештыруда, киләчәккә омтылуда көчсезләр. Укучы яшьләрнең аеруча авырсынган яклары- һөнәр сайлау, тормышта үз урыннарын билгеләү. Шуңа күрә, мәктәбебез бу мәсьәләгә зур игътибар бирә.
Төрле һөнәр ияләре белән очрашып, һәр профессиянең үзенчәлеге хакында даими әңгәмәләр алып барыла. Бүген мәктәбебездә гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, Гиппократ антына тугрылыклы кешеләр- шәфкать туташлары белән очрашу булды. Балаларга Мотыйгуллина Рания, Абдрахманова Рушания, Закирҗанова Зөһрә үз һөнәрләренең нечкәлекләрен,кирәклеген аңлаттылыр. Бу һөнәрне сайлау өчен нинди фәннәрне үзләштерү зарурлыгын төшендерделәр, дип хәбәр итәләр Кенә мәктәбеннән.

250

Нет комментариев