"Яшел Россия" дип аталучы Бөтенрәсәй акция кысаларында һәм Экология елы уңаеннан, Кенә мәктәбе коллективы зур өмә оештырып, мәктәп янын чүп-чардан арындырды.
Җәй буе мул уңышы белән сөендергән бакчалар да икенче елга кадәр эшкәртелеп куелды. Әлеге эшләрне укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бердәм булып, тирә-юнебезнең чисталыгы өчен дип тырышып башкарды. Ахырдан хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, күңелләренә рәхәтлек алып, киләчәктә дә шулай тату булып, һәрбер эшне күмәкләшеп эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Юкса, әлеге коллектив гомер-гомергә бердәм булды.


Автор фотолары.
Нет комментариев