Көзге каникулны файдалы үткәрдек
Арбор төп гомуми белем мәктәбе укучылары яза
Дөресен генә әйткәндә, көзге каникул чорында лагерь була дигән яңалыкка бер дә
шатланмаган идек. Кемнең инде каникулда туйганчы йоклап, рәхәтләнеп телефон актарасы урында шул ук
мәктәбенә киләсе килсен?! Әмма
беренче көненнән үк безгә
лагерьда бик ошады. Укытучыларыбыз безнең
ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр. Сезгә дә шул турыда сөйләп үтәсебез килде.
Арбор төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары
Казанга сәяхәт. Лагерьның бер көнендә без
иртәдән кичкә кадәр
мәркәзебез Казанда булдык. Гаилә
белән шәһәргә баргаласак та,
иптәшләр, сыйныфташлар белән йөрү күпкә
күңеллерәк, әлбәттә. Ел саен мондый
мөмкинлек тудырганнары өчен
әти-әниләребезгә дә, мәктәп директоры
һәм укытучыларыбызга да
зур рәхмәт. Казанда безне
Алия апа каршы алды. (Белмәүчеләр өчен: Алия һәм Әлфия
Хәлиуллиналар — безнең авылдаш, безнең мәктәптә укыган апалар. Бүгенге
көндә Казанда яшиләр, төп эшләреннән
тыш, экскурсияләр үткәрү белән шөгыльләнәләр. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, гел якты йөз белән каршы алалар,
мавыктыргыч программа буенча көне буе озатып, башкаланың кызыклы урыннары белән
таныштырып йөриләр). Бу юлы да без күп
җирләрдә булырга өлгердек. Картингта машиналарда узыштык, заманча виртуаль киңлектә дигән уен уйнадык, кино
карадык, «Корстон» сәүдә һәм ял үзәгендә
булдык, кафеда тәмле ашадык, күчтәнәчләр
төяп, кич кенә авылга кайттык. Сыйныф
җитәкчеләребезгә, Алия апага, шофер абыйга бик зур рәхмәт.
Гарифуллина Ясминә.
Туган ягым — ямьле ягым
Лагерьдагы тагын бер кызыклы көнебез
турында сөйлим әле. Ул көнне без районыбызда
сәяхәт иттек. МДСУ
оешмасында, «Тау-бетон» заводында булдык. Монда эшләүче
апа-абыйлар безне үзләренең
эшчәнлекләре белән таныштырдылар, кызыктырырлык итеп үз
һөнәрләре турында сөйләделәр. Нормадагы һөнәр көллиятендә без
һөнәрләр турында сөйләшүне
дәвам иттек. Бу уку
йортындагы шартлар, турында сөйләгәннәре, безгә кызыклы экскурсияләре һәм тәмле коймак
һәм чәй белән
сыйлаганнары өчен көллият җитәкчесенә, Рәйхан абыйга, башка
мөгаллимнәргә, хезмәткәрләргә зур рәхмәт.
Нигъмәтуллин
Ислам
Балтачның йөзек кашы.Заманча, экспонатларга бай, үзенчәлекле
«Ватан сакчылары паркы» безне дә битараф калдырмады. Һәр төр
гаскәрләрнең хәрби техникасын кызыксынып карадык. Төрле өлкәләрдә
хезмәт иткән ветеран райондашларыбыз тарафыннан паркка чик буе заставасы, су асты көймәсе, вертолет, автомобиль һәм
башка кызыклы экспонатлар куелган. Барлык төр гаскәр активистлары
паркта урнашкан үзләренең техникасы, банеры, хәрби техника турында мәгълүмат
ярдәмендә хәрби хезмәт белән бәйле истәлекне ныгыту һәм мәңгеләштерү эшен дәвам
итә. Экспонатлар безгә — хәзерге үсеп килүче замана балаларына искитмәле
күргәзмә булып торалар. 2019 елда Парк Республика программасы кысаларында төзекләндерелгән, яңарган. Яшьләргә
булганның кадерен белеп, саклап, хөрмәт белән
карарга кирәк.
Безнең бәхеткә, лаеклы ялдагы укытучы Ильмира апа Кузьмина нәкъ шул минутта бу
тирәләрдә йөреп кайтырга чыккан булган ахры. Ул безгә паркның
төзелү тарихын да,
һәр экспонат турында
да бик яратып
сөйләде. Шундый эчтәлекле чыгышы
өчен аңа зур
рәхмәтебезне җиткерәбез. Туган җирнең
чын патриоты Ильмира
Гаднән кызы шикелле буладыр!
Зиннәтуллина Зилә
«Беркем
дә онытылмый!»
Әгәр
дә безнең шикелле
районыбыз буенча сәяхәткә
чыксагыз, һичшиксез, өр-яңа
музейга керергә онытмагыз. Музейның рәсми
ачылышы Ватан батырлары көнне көтелсә
дә, без инде анда
булырга, сокланып, гаҗәпләнеп
йөрергә өлгергән беренче
укучылар булдык. Сүз төрле өлкәләрдә
хезмәт иткән ветеран райондашларыбыз
ярдәмендә оештырылган
Хәрби-тарихи музей турында бара.
Бу эшләрнең башында районыбызның хөрмәтле
кешесе, подполковник, озак
еллар район эчке
эшләр бүлегендә эшләп
лаеклы ялга чыккан Дилүс
Мәгъсүм улы Гатиатуллин тора. Дилүс абый
һәр экспонат белән үзе
таныштыра, табылу тарихы, кулланылышы турында җентекләп
сөйли. Аның тарафыннан искиткеч
күп эш эшләнгән, музейга күп
материаллар тупланган, хәрби
гаскәрләрнең һәрберсе турында күп мәгълүмат табарга була.
Файзрахманов Муса
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев