Куныр мәктәбендә узган «Соңгы кыңгырау» тантанасыннан фоторепортаж
...Моннан унбер ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән егетләр һәм кызлар зур дулкынлану белән тантаналы бәйрәм чарасына тезелде.
Күптән килгән гадәт буенча укучыларны беренче булып мәктәп директоры Билсур Әхмәтханов котлады. Ул тырышып укулары, күп кенә күрсәткечләр буенча мәктәпнең алдынгы урыннарны алуы өчен аларга олы рәхмәтен белдерде һәм имтиханнарны уңышлы биреп, булачак һөнәр алу өчен үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен теләде.
Бәйрәмдә катнашкан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев укучыларны чын күңелдән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.
– Туган мәктәбегезне һәм укытучыларны онытмагыз. Үзегезнең мактаулы эшләрегез белән аның даны еракларга таралсын – диде ул.
Тирә-якны яңгыратып, соңгы кыңгырау чыңлады. Хуш, кыңгыраулы мәктәп еллары. Исәнме, олы тормыш!
Быелгы уку елында Куныр урта мәктәбен 9 укучы тәмамлый, 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 8.
Алда исә чыгырылыш имтиханнары. Уңышлар сезгә, балакайлар!
Нет комментариев