Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Куныр мәктәбенең «Бердәмлектә безнең көчебез» дип исемләнгән иҗат концерты булды

Яңа концерт номерлары тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте

Куныр урта мәктәбе укучыларының «Бердәмлектә безнең көчебез» дип исемләнгән иҗат  концерты булып узды. Концерт алдыннан мәдәният йорты фойесында әти-әниләр, укытучылар, хезмәткәрләр көче кергән ярминкә оештырылды. 

Ел дәвамында республикакүләм, районкүләм бәйгеләрдә катнашып җиӊү яулаган, төрле иҗади конкурс-фестивальләрдә чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннар алган укучыларны бер сәхнәдә күрү — үзе бер бәхет! 

Яңа концерт номерлары тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Аларның елмаюлары, яхшы кәефләре — болар барысы да җылы, дуслык атмосферасында отчет концерты үткәрү белән бергә үрелеп барды!

Концерт бик матур булды һәм бер сулышта үтте. Һәр чыгышкөчле алкышлар белән бәяләнде. Мәктәп директоры Әхмәтханов Билсур Илсур улы укучыларны сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләгән укытучыларга, һәр кушканны үтәргә әзер торучы әти- әниләргә олы рәхмәтен җиткерде, дип яза актив хәбәрчебез Рамил Нәипов..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп Куныр