Ләйсән Гатауллина: «Роскошный максимум» ясады быел балалар!»
Без бит узган ел мондый нәтиҗә турында хыяллана да алмадык! Быел да бу нәтиҗәгә өметләнеп килмәдек!
Авыл егетләреннән «Роскошный максимум»
Сүзем 1-4 ноябрь көннәрендә Чаллыда Школково үткәргән «Математик уеннар» турниры хакында. Узган ел апрель аенда без 4 кешелек команда урынына 3 кенә кешелек команда белән (әле 6нчы сыйныф укучылары белән) барып, бик нәтиҗәле чыгыш ясый алмадык. Ләкин алай да, балалар үзләренең әзерлекле икәнен, шәһәр мәктәпләреннән бик калышмаганлыкларын күреп, үз-үзләренә ышанычлары артып, уеннар тәртибен аңлап кайттылар. Быелгы турнирны инде алар көтеп тордылар. Берничә бүлеккә бүлеп языйм әле турнир хакында.
1нче көн
Иртән Балтачта үткәрелгән олимпиададан соң юлга кузгалдык. Барып җитеп фатирга урнаштык та, тиз генә турнир ачылышына йөгердек. 15 команда икән. Чаллы, Казан, Питер, Ульяновск, Уфа, һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр. Авылдан без генә икәнне аңладык. Теге юлы безнең кебек Дагестан, Чечня командалары бу юлы 2 мәйданчыкта үткәрелгәч, Мәскәүгә киткәннәрен аңладык. Укучылар узган елгы турнирда да бик ошатып калган математик Дмитрий Беловның килүен бик көткән иде. Математика сөюче балаларның кумиры ул. Килгәәән!!! Ачылышта балаларга үзенең теләкләрен юллады.
Ачылыштан соң уен башланды. Бу көнне «Математик дебют» дигәне. Командалар барысы бергә кереп утыра, командаларга бер үк мәсьәләләр бирелә. 4 раунд, раунд саен 2шәр олимпиадик мәсьәлә. Беренче раундта мәсьәләләр 3әр баллы. Ике мәсьәләнең берсенә ставка куела. +2 балл. Икесе дә дөрес булса 3 һәм 5 балл була, бу баллар тапкырлана. 15 балл җыеп була. Бер генә мәсьәлә дөрес булса, 3 балл яки 5 балл гына була.
2нче раунд — 4 әр балл, берсенә +3 балл, барлыгы 28 балл җыеп була, 3нче раунд — 5 әр балл, +5 балл, 50 балл җыеп була,
4нче раунд — 6 шар балл, +6 балл, 72 балл җыеп була.
Иң кызыгы шунда, команда мәсьәләне тапшыруга, балл экранга куела. Һәр команданың кайсы мәсьәләдә 0 балл, яисә тиешле балл торуын 2 сәгать дәвамында үзләре дә күреп тора, без, команда җитәкчеләре дә күзәтеп торабыз. «Ак барс» уенын күзәткән кебек. Нервылар бетә, әле сүгәсең, әле мактыйсың.... Ике сәгать эчендә нинди генә формага кермисең. Адреналиииин!!!
Шундагы волонтер студентлар чәй, кофе, печеньелар тәкъдим итә, нервыдан күпме чәй, кофе эчкәнеңне дә сизмисең...
Икенче сәгатьнең соңгы 10 минуты эчендә дә бөтен нәтиҗәнең асты өскә килүе бар. Иң авыры — ахырдагы 10 минут. Вакыт беткәч, җитәкчеләрне җыеп семинар үткәргән бүлмәдән чыгаралар. Һәм менә балалар чыга: кайсы горурланып, кайсы елап....
Минекеләр бу көнне бик горур чыкты. 8 мәсьәләнең 1се генә дөрес булмады ул көнне. Иң югары балл һәм беренче урын!!! Таблицаны карарга куркам, балаларга каратам. Әйе инде, таблица үзгәрмәде, 1нче урын!!! Иии, шатландылар инде! Мин дә! Әниләр дә, әтиләр дә! Башка кешегә әйтмәдек. Күз тиюдән курыктык.
2нче көн
«Математик домино» уены. Өстәлдә 28 домино. Һәр команда 1әр домино сайлап ала. Һәрберсенең артында олимпиада мәсьәләсе. Мәсьәлән, 2-5не аласың, беренче тапкырдан ук дөрес булса суммасы — 7 балл, икенче тапкырдан дөрес булса 5 балл, дөрес булмаса −2 балл.
Доминоның эшләгәнен өстәлгә куясың, икенчесен аласың.
2 сәгать таблицада нәтиҗәне карап торып чәчләр агара... Йөрәк тибеше ешая... Чәй, кофе эчелә...
Балалар чыга. Карыйм, йөзләре канәгать түгел. Иң беренче пуля кебек күп сүзле Самат атылып килеп җитте. «Апа, безнең бер мәсьәләне дөрес булса да, дөрескә санамадылар», – ди. Раилгә карыйм, аның да йөзе җимерек. Кереп китәм баллны язып баручы студентлар янына. «Зинһар, гафу итегез!» дигәч, бер кеше дә каршы килми икән, җавапларны күтәреп карыйлар, чыннан да дөрес карамаганнар, була торган хәл, барыбыз да кеше. Аның каравы, балалар бүген 2нче урында!!!
Шуңа әйтәм гел, конкурс, олимпиада вакытында шушындый форс-мажор вакытында якларга укытучы янда булырга тиеш дип! Тагын бер шушыңа инандым.
Кич ике көн өчен дә дипломнар тапшырылды, бүләкләү булды. Балалар да, мин дә канәгать. Әти-әниләр бәхетле. Ләкин кешегә әйтмибез. Күз тиюдән куркабыз.
Башка команда җитәкчеләре каршында авторитет артты.
— Сез кайдан?
— Балтачтан.
— Авыл мәктәбеннән?
— Әйе.
— Анда Норма дигән авыл бар, шуннанмы әллә? (Команданың исемен НурМат дип куйган идек)
— Әйе, булганыгыз бармы әллә анда?
— Юк, танылган рэпер Нурминский шуннан бит!!??
(Әле бервакыт бер яшүсмернең «Ваша школа так названа в честь певца Нурминского, да?» – дип тә сораганы булды. Мәктәпкә 108 яшь, Альбертка 31 яшь икәнен аңлатасы булды.)
3нче көн
Бүген «Математик абака» уены. 4 темага төрле баллы 6шар мәсьәлә. Эшләсәң балл аласың, эшләмәсәң — юк.
Күз тиде бүген. Балалар начар эшләде. 2 сәгать нервы. Кичә мактаган руководительләр килеп «Сезнекеләр никтер артта бүген,»- дип канга тоз сала. Үзем дә күрәм лә начар икәнен.
5нче урын булды бу. Минем сораулы карашка «Ардык!» – диделәр. Раил генә эндәшмәде. Сәбәбен сүзсез дә аңладым.
Бу көнне балалар телефон уйнау урынына кич буе мәсьәлә эшләде.
«1нче көнне иртән олимпиада эшләп килгәч, мондагысын да әйбәт эшләдегез, хәзер кич саен телефонда машина куып баш миендәге шарикларыгыз селкенүдән туктады, гел селкетеп торырга кирәк икән сезне» – дидем. Телефонның зыян салуына, аны төп эшчәнлектән аеруына бүген үзем дә чынлап торып ышандым.
4нче көн
Бүген кайтабыз. Ләкин нинди нәтиҗә белән кайтырбыз? Беренче ике көнне әйбәт эшләделәр бит. Кая китте безнең уңыш?
Егетләр дә борчыла. Барыбыз да аңлый, бүген хәл иткеч көн! Иртәрәк тә тордылар бүген. Тиз генә әзерләнеп тә беттеләр. Әле китергә 1 сәгать вакыт бар. Тагын бер вариант мәсьәлә эшләргә утырдылар.
Бүген «Математик карусель» уены. Беренче дөрес эшләнгән мәсьәләгә 3 балл, икенчесенә 4 балл, өченчесенә 5 балл... Шулай артып бара. Мәсьәлә дөрес булмаса, 0 балл, киләсе дөрес мәсьәлә −2 балл. Ахырдан суммасы кушыла.
Башланды. Күзәтәбез. Бу көнне 16 эшнең 12сен дөрес эшләп 2нче урынга чыкты команда. Шатлыкның чиге юк.
Үзебез төшке ашта үзебез чутлыйбыз. 4 көндә нинди нәтиҗә? 1нче урын + 2 + 5 + 2 = 10
Көндәшләрнекен да исәплибез. Казанның төрек лицееннан (элеккечә) килгән команданың 3+1+2+4= 10. Бу команда соңгы көнне калышты. Аннары 12, 15 китә. Шыпырт кына торабыз. Бәлки дөрес чутламыйбыздыр...
Бүләкләү тантанасы. Озаклап, тәмләп башта сертификатлар тапшырылды. Аннары Лига 4-5, аннары гына Лига 6-7. Менә 3нче урын, 2нче урын, минекеләр юк. Егетләр 2не әйткәч тә «Урра!» кычкыра. Ниһаять, 1нче урын! Без һәм теге команда. Урррррааааа!!!
Без бит узган ел мондый нәтиҗә турында хыяллана да алмадык! Быел да бу нәтиҗәгә өметләнеп килмәдек! Кулда 1 пачка диплом. Минем күңел тулды, елыйм. «Ярты литр еладыгыз» – ди Данияр. (Борчылудан 0,5 л суын эчеп бетергән идем Даниярның).
Раян белән Самат шатланалар, Раил белән Данияр узган елгы белән чагыштыра. Анализлыйлар.
Кайтабыз! Күңелдә рәхәт шатлык! Балалар өчен горурлык!
Машина көтәбез. Егетләр Чаллы Дәүләт Педагогия Университеты бинасында(!) попрыгунчик сикертә. Аларга ачу да килми инде. Алар да стресс чыгара бит!
Менә, кыскача, шушындый ул турнир. Бу, чыннан да, әле кыскача гына язылды.
Ярыш, лекцияләрдән тыш, КВИЗ уены үткәрделәр. Монысында математика гына түгел, төрле фәннәр, тормыш белән бәйле биремнәр. Ул уенның нәтиҗәсенә бер әйбер дә бәйле түгел, конкурстан тыш үткәрелә анысы. Ләкин ул конкурс өчен дә аерым урын чыгарылып дипломнар бирелә. Безнең авыл балалары монда да беренчелекне бирмәгәннәр, җаныкайларым! Монысы инде барлык фәннәр буенча нәтиҗә!!! Бу урынны да бүләкләү вакытында гына белдек. Менә шундый «Роскошный максимум» ясады быел балалар!!!
Менә ничек шушы балаларны яратмыйсың да, ничек шулар белән горурланмыйсың ди инде? УКЫТУЧЫ гына укучылары белән беррәттән җиңү шатлыгының нинди татлы икәнен аңлый. Башка андый һөнәр юк ул дөньяда! Кыскасы, безнең
җитди, гаять акыллы РАИЛ, шаян, акыллы РАЯН, шук, акыллы ДАНИЯР һәм күп сүзле, бик акыллы Чутай егете САМАТ — иң яхшылары!!!
Тагын бер шарт — аларны аңлап, аларны үсендереп торучы, тәмле ризыкларын төяп, ерак юлга алып баручы, алып кайтучы, аларның чын терәге булган әти-әниләре булу!!!
Ләйсән Гатауллина,
Норма урта мәктәбе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев