Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Норма мәктәбендә күркәм гадәт яши: халык моңнарын яңарталар

Норма урта гомуми белем мәктәбендә 2020 елдан башлап мәктәпкүләм «Халкым моңнары» бәйге-фестивале үткәрелә

17-18 ноябрь көннәрендә Норма урта мәктәбендә «Халкым моңнары» җыр фестивале узган.

Мәктәпкүләм «Халкым моңнары» бәйге-фестиваленең максаты – татар халык җырлары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү, моңлы җырлау күнекмәләрен булдыру, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләрне саклау һәм үстерү.

Фестивальдә ел саен һәр сыйныф укучылары үзләре әле белмәгән татар халык җырын өйрәнеп, мәртәбәле жюрига һәм тамашачыларга күмәк җыр рәвешендә  тәкъдим итәләр.

Шулай итеп, укучылар мәктәпне тәмамлап чыкканчы, 11 татар халык җырын күмәк башкарырга өйрәнәләр. Бик матур һәм әһәмиятле гамәл. Афәрин!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев