Норма мәктәбенең экологлар командасы  халыкара конкурста III урынны яулады
Мәгариф

Норма мәктәбенең экологлар командасы халыкара конкурста III урынны яулады

Конкурста дөньяның 110 иленнән вәкилләр катнашкан

Норма мәктәбенең экологлар командасы (җитәкче Садыйкова Гөлнар Рәшит кызы) "Экология – һәркемнең эше" халыкара конкурсында III урынны яулады. Котлыйбыз!

 Конкурс балалар һәм яшьләр өчен иң массакүләм экологик инициативаларның берсенә әверелде. Катнашучылар су һәм һаваны чистарту, калдыкларны эшкәртү, биологик төрлелекне саклау, экологик агарту, экотуризм һәм экоблогинг буенча проектлар тәкъдим иттеләр.

"Конкурста дөньяның 110 иленнән вәкилләр катнашты. Катнашучылар саны ел саен арта. Чара яхшы, матур традициягә әверелә бара", - диде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин.


конкурс

Нет комментариев