Районыбызның дүрт укучысы югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен бүләкләнде (+фото)
Мәгариф

Районыбызның дүрт укучысы югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен бүләкләнде (+фото)

13 декабрьдә Казанда «Новые вызовы – подготовка кадров для цифровой экономики» Бөтенроссия форумы узды.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән биш укучы «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге базасындагы эшчәнлек кысаларында үткәрелгән республика чараларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләрнең дүртесе безнең районнан булуы аеруча куанычлы. Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия укучылары Фәйзрахманов Салават, Сөнгатуллин Илгиз,  Бәдгиев Искәндәр һәм Салавыч күппрофильле лицее укучысы Закиров Раянга министрлыкның Рәхмәте белдерелде. Котлыйбыз!


Бөтенроссия форумы «Үсеш ноктасы»

Нет комментариев