1 июньдә Казан Кремлендә Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышланган республика күләмендә инша һәм рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашындагы тантанада Балтач районыннан ике укучы бүләкләнде.
Түнтәр урта мәктәбеннән Нәкыйпова Назлыгөл иншасы "Минем борынгы Болгар шәһәренә сәяхәтем" номинациясендә җиңүче булды.
Чепья урта мәктәбеннән Демьянова Любовь рәсеме 15-18 яшьлек балалар арасында 1нче урын алды. Шулай ук Любовь Демьянова Татарстан Республикасы Прокуратурасы үткәргән ведомство ара инша бәйгесендә катнашып лауреат булды.
Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев