Балтач урта мәктәбе укучысы Ришад Сәйфетдинов бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабында призер булды.
14-17 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә үткән география фәне буенча бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабы үтте. Биредә Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ришад Сәйфетдинов призер булды.
Ә 25-28 гыйнвар көннәрендә ул тарих фәне буенча олипиадада катнашачак. Аңа бу сынауда да җиңү яулап кайтуын теләп калабыз, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Нет комментариев