Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиянең мәгариф министры укытучыларның хисап эшләрен киметү кирәклеген әйтте

«Укытучылар белән бюрократия хисапларын киметү, контроль һәм тикшерү эшләрендә тәртип урнаштыру турында фикерләштек», — дип сөйләде Сергей Кравцов.

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларның хисап мәшәкатьләрен киметү әһәмияте турында әйтте.

«Укытучылар белән бюрократия хисапларын киметү, контроль һәм тикшерү эшләрендә тәртип урнаштыру турында фикерләштек. Мин төбәк җитәкчеләренә хат яздым. Без анда контроль эшләрен системалаштыру турында катгый күрсәтмәләр бирдек. Ел укытучылары шул хакта әйтте. Хат та шуңа нигезләнеп язылды», — дип сөйләде Кравцов журналистларга.

Аның сүзләренчә, әгәр укытучы электрон журнал алып бара икән, ул кабатланмый, һәм кәгазь журнал алып барылмый.

«Бюрократия хисаплары буенча кайнар линия ачтык, күп кенә укытучылар, электрон журнал алып барсалар, кәгазь журнал да тутырырга тиешлекләренә зарландылар. Министрлык үз позициясен әйтте: әгәр кәгазь журнал алып барыла икән, электрон журнал тутырылмый, электрон класс журналы алып барыла икән, кәгазь журналны тутырырга кирәкми. Бу укытучылар хисапларын киметәчәк», — дип белдерде министр.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы эшчәнлеге