Сосна мәктәбендә «Көчле рухлылар олы бәхеткә лаек» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды
Мәгариф

Сосна мәктәбендә «Көчле рухлылар олы бәхеткә лаек» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды

Чара барышында укучылар Чулпанның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышты

Сосна мәктәбендә «Көчле рухлылар олы бәхеткә лаек» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

Очрашу күренекле шагыйрә, шашка буенча Татарстан һәм Русия чемпионы, спорт мастерына кандидат, мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең “Фикердәш” клубы, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Чулпан Габделганиева белән үткәрелде.

Чара барышында укучылар Чулпанның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышты. Авторның үзе башкаруында шигырьләрен тыңлады. Егет-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды һәм Чулпан апаларын үзләре дә матур-матур шигырьләр укып, җырлар белән куандырдылар.


Нет комментариев