Сосна мәктәбендә  “Уңыш бәйрәме” узган
Мәгариф

Сосна мәктәбендә “Уңыш бәйрәме” узган

Изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын

Сосна мәктәбендә элек-электән килгән матур традиция бар. Һәр ел саен көзге каникул алдыннан “Уңыш бәйрәме” үткәрелә.

Быел да 28 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Уныш бәйрэме” булды. Укучылар башта аш ашадылар, ә аннары тәмле бәлешләр белән сыйландылар.

Әлеге бәйрәмне оештырырга матди ярдәм күрсәткән «Сосна» күмәк хуҗалыгы, аның җитәкчесе Ситдиков Фирдәүс Габдулла улына, бәлеш пешергән әниләр, әбиләргә барлык укытучылар, укучылар,әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларны сөендергән өчен аларның гаиләләренә тигезлек, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Бу изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, дип хәбәргә чыктылар мәктәп коллективыннан.


уңыш бәйрәме

Нет комментариев