Сәрдек авыл китәпханәсендә "Мәдәни көндәлек" проекты кысаларында бик күп чаралар үткәрелә.
Белгәнегезчә әлеге проект 1-4 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Проект укучыларның да, ата-аналарның да күңеленә хуш килде. Ә балалар өчен бүгенге көн мәдәни көндәлеккә ия булу белән бергә китапханә тормышы, китаплар белән танышу, китапханәче апаларның кызыклы мәгълүматлар, видеофильмнар күрсәтүләре белән дә күңелләренә кереп калачак. Бу проектта мәктәп укытучысы Нурия Сираҗиева һәм клуб мөдире Райханә Низамова бергәләшеп, актив рәвештә эш алып баралар.
Флүзия Лотфуллина,
Сәрдек авылы китапханәчесе.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев