Шубан мәктәбендә мәртәбәле шәхес белән матур очрашу узган
Чулпанның балаларга биргән киңәшләре, укучыларның аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укулары һәркемнең күңеленә үтеп керде
20 ноябрь көнне Шубан мәктәбендә бик матур очрашу узды. Чарага шагыйрә, дөнья күләмендә танылган спортчы – Чулпан Гәбделгәниева чакырулы иде. Чулпан — берничә шигырьләр җыентыгы, җырлар авторы да. 2006 елда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның «Фикердәшләр» клубын оештыручысы да.
Татар теле һәм әдәбият укытучысы Инсаф Сәләхетдинов укучыларга Чулпанның язмышын яктыртып, ирешеп яшәгән барлык уңышлары белән таныштырды. Соңыннан укучылар Чулпан Гәбделгәниеваның иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, әнигә багышлап язган җырын да башкардылар.
Бу мәртәбәле шәхес белән кабатланмас җанлы очрашу узды. Чулпанның балаларга биргән киңәшләре, укучыларның аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укулары һәркемнең күңеленә үтеп керде.
«Бик ачык, киң күңелле укытучылары, укучылары. Ихлас ягымлы, кешегә карата мәрхәмәтле. Директорыда мин килгәч капкадан ук каршы алды. Бик итәгатьле җитәкче. Шуңадырмы, мәктәп якты, чиста, тәртип, бер ниндидер рәхәтлек, җылылык бөркелеп тора. Очрашудан матур хисләр белән, ошаттып кайттым, рәхмәт, кунак итеп чакыруларына», – дип хис-кичерешләрен белдерде Чулпан Гәбделганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев