Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Шубан мәктәбендә районара семинар узды

Семинарда катнашучылар мәгариф оешмасыныӊ милли мәгариф һәм тәрбия юнәлешенә югары бәя бирделәр

13 нче февраль көнне Шубан төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ районара семинары оештырылды. Семинарда район мәгариф оешмаларыныӊ һәм Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. «Туган тел дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү» темасына үткәрелгән семинарда Шубан мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы ачык дәрес һәм «Ватанны саклаучылар елы» һәм герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 еллыгына багышланган ачык чара тәкъдим итте, «Муса Җәлил образы аша Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү» темасына чыгыш ясады. Ветеран укытучы, дәреслекләр авторы, журналист, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының урындагы җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәр кызы Карадугандагы Муса Җәлил музееның барлыкка килү тарихын сөйләде.

Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды. Семинарда катнашучылар мәгариф оешмасыныӊ милли мәгариф һәм тәрбия юнәлешенә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев