Нәфисә Антонова "Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйгесендә икенче урынга лаек булды.
Субаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәфисә Антонова татар интернетчылары арасында үткәрелүче "Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйгесендә үзе төзегән "Белем - бәхет ачкычы" дигән шәхси сайты белән катнашып, "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә икенче призлы урын алды.
Ул әлеге бәйгедә катнашып, үзенең иҗади, эзләнүчән, алдынгы карашлы һәм инновацион эш алымнарыннан уңышлы файдалана алучы мөгаллимә булуын дөньякүләм белем киңлегендә раслады.
.jpg)
.jpg)
Фото: http://vk.com
Нет комментариев