Түнтәр мәктәбендә “Тукай йолдызы астында” чарасы узды
Мәгариф

Түнтәр мәктәбендә “Тукай йолдызы астында” чарасы узды

Түнтәр урта мәктәбендә 11 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Тукай йолдызы астында" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр тыңладылар, үзләре дә башкардылар. Шагыйрьнең китапларыннан эшләнгән күргәзмә белән таныштылар. Укучыларга шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп эшләгән мультсериаллар да күрсәтелде. Кичә шагыйрьнең "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Лилия Нәкыйпова.

250

Нет комментариев