Түнтәр урта мәктәбендә патриотик айлык кысаларында күп кенә чаралар үткәрелә.
Атна саен сәламәтлек көне уздырыла. Ул иртәнге гимнастикадан башлана. Анда чыныккан балалар спорт ярышларында актив катнаша, бигрәк тә хоккейны үз итәләр. Хоккей буенча уңышлары да байтак. Рәнисләре үзе генә дә берничә тапкыр "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булган. Афәрин укучылар. Киләчәктә дә спорт белән бергә атлап, чыныгып үсегез.
Нет комментариев