Удмурт кызы саф татарча сөйләшергә өйрәнде
Мәгариф

Удмурт кызы саф татарча сөйләшергә өйрәнде

«Тургай» балалар бакчасының милли юнәлештә башкарган эшләре бик күп

Тургай ул бик серле кош, әмма бәрәкәтле. Фәнни яктан аның әллә никадәр үзенчәлекләре бардыр, әмма тирәнгә керми генә тургайның сабан кошы икәнлеген билгелик. Аннан соң тургайлар бик матур сайрыйлар, һәм шунысы игътибарга лаек, алар гел биектә, аяз, иркен күкне кочардай булып томырылып-томырылып очалар. Шулкадәр изге күңелле, ышанучан кошлар, кайчак агуга эләгеп, очып барган җирдән мәтәлеп тә төшәләр... Мәтәлмәслек итеп очарлар иде, ихласлыклары көчле, үз көчләренә ышанычлары зур.

Норма авылында урнашкан «Тургай» балалар бакчасында булып, эшчәнлекләре белән якыннан танышып, коллектив белән иркенләп аралашкач, язмамның кереш өлеше менә шушылай туды да куйды. Юкса, мин бирегә милләтара үзара дуслык-татулык буенча килгән идем, чөнки Норма җирлеге ул үзе үк тә күпмилләтле җирлек булып күренә, биредә күчеп килүчеләр бәрабәренә марие, татары, урысы, удмурты гомер сөрә, арада әрмәне, башкорты, казахы, үзбәге дә очрарга мөмкин. Балалары Кариле һәм Норма балалар бакчаларына йөри.

Милли тәрбия үзе үк ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияли

«Тургай» балалар бакчасы биш ел элек бик матур бәйрәм мизгелләренә төренеп ачылды, аның ачылышында Республикабыз Рәисе (ул чакта Президент) Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашты. Һәм шул көннән ул милли төсмер алып, үз юлын тапты, милли сәнгать аша балаларда интеллектуаль, эмоциональ, физик үсеш булдырып алга таба юл ала.

Милли тәрбия үзе үк ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияли

– Безнең «Тургай» балалар бакчасы милли юнәлештә рәсмиләштерелеп эшләми, без бары тик аның асылына төшенеп алганга күрә генә, нинди генә эшкә тотынсак та, милли тәрбияне файдаланырга тырышабыз, – ди бакча мөдире Айгөл Ганиева.

– Милли тәрбия бит ул үзе үк ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияли, әти-әнигә, әби-баба һәм дә якыннарыңа карата хөрмәт хисләре булдыра, менә мин шушы бакчага йөрүче нәни улымнан гына да чыгып әйтә алам, беркөнне татар халкының милли бизәкләре төшерелгән озын алка тактым, улым шуны шундук күреп алды һәм татар бизәге дип атады. Безнең эшчәнлекнең юнәлеше – кино һәм дә театр сәнгате аша гармонияле балачакны яшәтү һәм без моңа даими рәвештә ирешә киләбез. Быелгы хезмәт елына төзелгән планны гына алыйк.

Өлкәннәр көне уздырдык, әбиләрне кунакка дәшеп хөрмәт күрсәттек, хәзер балалар әниләр бәйрәменә әзерләнә, «Каз өмәсе» күренешен тәкъдим итәргә җыена. Бу урында Айгөл Ганиеваны бүлдереп сорау бирәм, «Әниләр яшь бит хәзер, алар каз өмәсе йоласын беләме, кызыкмы ул аларга?», дим.

«Ә без башта кереш өлешендә әлеге йола турында кыскача сөйләп үтәбез, – ди Айгөл ханым. – Әби-бабаларыбызның шушы каз өмәләре аркасында дус-тату, казлар асрап, тамакка тук яшәүләрен, эшне бергәләп эшләүнең җиңеллеген театраль күренеш аша бәян итәбез. Тәрбияви әһәмияте балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә зур аның.

Әтиләр бәйрәменә «Факел» яшьләр клубы хезмәткәрләрен чакырырга булганнар, анда да, – милли бизәкле, кабарткан көянтәләре бар аларның, шуңа чакырырга булдык, диләр. Бәйрәм бик тә кызыклы булырга охшап тора. Яңа еллардан соң рус теле атналыгы үткәреп аласылары бар, рус әдәбияты, мәдәнияте-сәнгате өстенлек алачак ул көннәрдә.

Ә татар шагыйрьләре, язучылары иҗаты белән балалар көн дә диярлек танышып торалар, өстәвенә, авыл китапханәсенә барып та Габдулла Тукай, Муса Җәлил белән якыннан танышып, шигырьләрен тыңлап кайталар, китапханәче, мәдәнияттә эшләүче апалар үзләре дә килеп шигырьләр укыйлар, балаларга мондый дуслык күпере бик тә ошый, алар хәзер китапханәдә эшләүче Лилия апаларын, мәдәният йорты мөдире Ирек абыйларын әллә каян танып алалар, чөнки алар балаларга туган телебезне сеңдерүче, милли көйләр аша һәм дә шушылай кулга-кул тотынышып эшләп, дуслык-татулыкка өндәүче.

– Мин шунысына сөенәм, бакча ачылгач бездә төрле милләт балалары йөрде, марилар да бар иде. Алар бакча чорын үтеп китте инде, удмурт балалары калды менә. Арина исемле удмурт кызы бер татарча белми бакчага килгән иде, саф татарча сөйләшеп китеп барды. Аңа беркем дә өйрәтеп утырмады, үзе балалар белән татарча иркенләп аралашу нәтиҗәсендә телне сеңдерә алды, – ди Айгөл Вакыйфовна.

Моннан чыгып шуны әйтергә була, димәк, Норма балалар бакчасында балалар ана телендә әйбәт сөйләшәләр, аралашалар, телнең сакланышы биредә югары куелган.

Милли бәйрәмнәр гөрләп уза

Чираттагы бәйрәмнәр – Нәүрүз, Май чабу. Бакча мөдиренең үзенә дә ошый бу бәйрәмнәр. Ул бәйрәмгә балалар бакчасында хуҗалык эшләрен башкаручы Фәнис абыйлары зур кояш та ясап биргән, шул кояшка төрле милләт вәкилләренең тасмаларын такканнар да, өскә күтәргәч шул тасмалар җилдә әй бөтереләләр, балалар шуңа нишләргә дә белмиләр, и куаналар, и сөенәләр!

Милли бәйрәмнәр гөрләп уза

– Әле тагын миңа һәм дә коллективыма милли бәйрәмебез Сабантуйга әрәпә җыю, һәм дә Сабантуй бәйрәмен үткәрү бик ошый, – ди Айгөл Ганиева.

– Бу йолаларны балалар аеруча да үз итә. Һәр башкарган хезмәтебез, идеяларыбыз балалар өчен, шуңа да аларның куанычларын күрү безнең өчен зур бәхет. Әти-әниләребез бик ярдәмчел, алтын куллы безнең. Балалар бакчаларына ярдәм итәргә атлыгып, авыздан сүз чыкканны көтеп кенә торалар. Иганәчеләребез дә, Аллаһка шөкер, бик мәрхәмәтле. Менә әле милли киемнәр тектерүгә дә финанс ярдәме күрсәттеләр, Норма җирлеге, районыбызның, республикабызның киләчәге өчен гаять тә аңлы рәвештә, ихлас күңелдән булышалар.

«Татарстан керәшеннәре – уникаль традицияләрне саклаучылар» дигән проект өстендә җиң сызганып эшлиләр.

Хәзерге вакытта Норма балалар бакчасы «Татарстан керәшеннәре – уникаль традицияләрне саклаучылар» дигән проект өстендә җиң сызганып эшлиләр. Балалар керәшен халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йола-традицияләрен өйрәнеп, башкарып, актер роленә кереп әйләнә-тирәгә уникаль традицияләрне саклаучыларның тарихын, мөһим моментларын җиткерәләр.

Шушы ук «Тургай» балалары кыска метражлы фильмнарда төшәләр, театральләштерелгән сюжетларда катнашалар (Нормабаш авылы тарихы буенча да фильм әзерлиләр икән әле), милли киемнәрен сәхнәләрдә тәкъдим итәләр, төрле милләт җырларын башкаралар, әти-әниләр балаларның һәр өйрәнгән чыгышына шат, шушы нәни артистлар бакча балаларына да, үз җирлегендә урнашкан башлангыч мәктәп балаларына да төрле милли әсәрләр сәхнәләштерә.

– Ел саен безнең балалар бакчасында районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең традицияләрен дәвам итү, өйрәнү, саклау буенча нинди дә булса милли чара үтә, ул чара, әлбәттә инде, балаларда толерантлык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга, ватанпәрвәрлек хисләре уятуга, күптөрле мәдәниятне хөрмәт итүгә, мәдәниятара аралашуларны җәелдерүгә корылган. Ел да «Ак калфак» оешмасы вәкилләре районыбызга килмичә, балалар бакчаларында булмыйча калмый.

2022 елда «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасына, күрше-тирә районнардан килгән кунакларга без дә «Һөнәр – милләтләр таянычы» дигән чара күрсәтә алдык. Әти-әниләр белән берлектә «Печән өсте» күренешен әзерләдек, каз каурыеннан таба майлагыч, миллек бәйләү кебек мастер-классларны даими үткәреп торабыз. Каләм ияләре килгән көнне балалар «Мудорвай» га әзерләнә иделәр, ул да милли бәйге, үз югарылыгы бар.

Йомгаклап...

«Тургай» балалар бакчасының милли юнәлештә башкарган эшләре бик күп, газетаның бер битенә генә колачлап бетерерлек түгел, ул хезмәтләрнең барысы да диярлек татулык һәм бердәмлеккә барып тоташа. Һәм ул хезмәтләр балаларның бер-берсенә карата уңай, дустанә мөнәсәбәтләрендә чагылыш таба. Эшләп кенә калмыйлар, бәйгеләрдә дә актив катнашалар. «Сәйяр» исемле республикакүләм театраль бәйгедә, мультифестларда бик яратып катнашалар.

«Тургай» балалар бакчасының милли юнәлештә башкарган эшләре бик күп

...Тургай таң кошы ул, таң сызыгы беленүгә канатларын җилпи башлый. «Тургай» лылар да шулай – бакча ишекләре бик иртә ачыла, балаларны да иртә китерәләр. Биеклеккә ыргылган сөенеч кошларының канатлары талмасын, балаларыбыз исә бәхеткә-шатлыкка уралып үссеннәр.


"Тургай"

Нет комментариев