Укучыларның көзге каникул көннәре билгеле булды
Мәгариф

Укучыларның көзге каникул көннәре билгеле булды

Балтачта 2-9 ноябрь көннәрендә - укучыларның көзге каникуллары.

Бу көннәрдә мәгариф учреҗдениеләрендә спорт секцияләре, түгәрәкләр график буенча эшләячәк, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә әзерлек эшләре бара. Шулай ук "Балтач" спорткомплексында, "Хыял" яшьләр үзәгендә, "Факел" яшүсмерләр клубында балалар өчен спорт ярышлары, төрле чаралар оештырылачак. Барыгызга да кызыктыргыч, файдалы яллар телибез!

250

Нет комментариев