Укучыларыбызның уңышларына чын күңелдән сөенәбез!
Мәгариф

Укучыларыбызның уңышларына чын күңелдән сөенәбез!

"Абилимпикс" Vll Милли чемпионатының республика этабында районыбыз укучылары "Мәктәп укучысы" категориясендә җиңүләргә иреште.

Һөнәри осталык буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уздырылучы "Абилимпикс"Vll Милли чемпионатының республика этабында районның Карадуган гимназиясе һәм Урта Көшкәт мәктәбеннән "Мәктәп укучысы" категориясендә "Сити фермерлык" компетенциясе буенча Рамилә Муллагалиева - 1 урын, Никита Шестаков - 2 урын, Кәрим Хәйруллин - 3 урын яуладылар. Аларны, остазларын, әти-әниләрен котлыйбыз, яңа уңышлар насыйп итсен!

@upravlenie_obrazovania_baltasi

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Карадуган гимназиясе Урта Көшкәт мәктәбе Абилимпикс

Нет комментариев