Укучыга ихтирамлы һәм игътибарлы педагогик кадрларның эшләве зур сөенеч
Кабат очрашулар насыйп булсын!
Без зур таләпләр куя торган, үзгәрүчән, тиз яраклашуны сораган җәмгыятьтә яшибез. Замана, җәмгыять дә бала алдына зур бурычлар куя. Мәктәпкә килгәндә бала хәрефләр белән таныш, дөньяны күзалларга әзер, ә инде төп мәктәпне тәмамлаганда, ул дөрес һөнәри юнәлеш, белем алган зур шәхес булып чыгарга тиеш. Мәктәп мөхите моңар зур этәргеч булып тора. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмергә тормышта дөрес юл сайлавы бик авыр.
Кем соң мондый вакытта балага ярдәм итәргә, уңышка илтә торган юл сайларга юнәлеш бирергә тиеш? Бала «җиде юл чатында» калып, дөрес юлдан үзе китәргә мәҗбүр була. Без — укытучыларның бу эштә төп бурычы — балага үзенең мөмкинчелекләрен дөрес бәяләргә, тормышны аң белән планлаштырырга, дөрес юнәлеш табарга өйрәтүе тора.
Хәзерге чор балалары, бүгенге көндә туган белем бирү системасы нәтиҗәсендә, элекке балалардан бик нык аерылып тора. Беренче чиратта, хәзерге чорда балалар үсешенең социаль шартлары үзгәрде, икенчедән, балаларның хәбәрдарлыгы кинәт үсте. Безнең мәктәптә бик яхшы белем алган, заманча технологияләрне өйрәнүче, үз эшенә иҗади якын килүче, укучыга ихтирамлы һәм игътибарлы педагогик кадрларның эшләве зур сөенеч. Мөгаллим уңышлы эшләсен өчен, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган кабинет, укыту-методик әсбаплар бездә даими яңартылып торыла.
Ә болар барысы да безнең мәктәпкә бары тик уңышлар гына китерә. Укучыларыбыз район, республика ярышларында зур нәтиҗәләргә иреләшәләр. Бу һәр укытучының эш нәтиҗәсе.
Кичә безнең мәктәбебездә районыбызның һәр гомуми белем бирү мәктәпләренең җитәкчеләре һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы катнашында зур семинар булып узды. Һәр килгән җитәкчене якты чырай белән каршы алдык. Алар үзләренең теләкләрең безгә истәлеккә язып калдырдылар.
Мәктәп мохите — социальләшү һәм шәхес үсеше өчен мөһим фактор дип исемләнгән семинар бик урынлы, эчтәлекле үтте. Һәр килгән җитәкчеләр мәктәп укытучылары күрсәткән дәресләрдә, мастер классларда теләп катнаштылар. Һәр фән укытучысы үз белемнәре белән уртаклаштылар. Алар һәр җитәкченең күңеленә һуш килде. Мәктәп балаларының кул эшләреннән төзелгән күргәзмә үзенә күрә бер ямь өстәп җибәрде. Мәктәпнең Кәшифә Тумашева музеенда кунакта булдылар.
Ахырдан түгәрәк өстәл янында фикерләр алышу булды.
Мондый семинарлар-белем алмашу, илһамландыру һәм алдынгы практикаларга һәм актив партнерлыкка таянучы тәрбиянең нәтиҗәле системасын булдыру өчен кыйммәтле мөмкинлек!
Кабат очрашулар насыйп булсын!
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев