Яңгул балалар бакчасында "Безнең гаилә-тату гаилә" һәм "Әбием -алтыным" дип исемләнгән бәйрәм иртәләре узды.
Бәйрәмнәр һәр гаилә өчен матур, сокландыргыч бәйрәм булып истә калды. Балаларның җыр-биюләре, шигырьләре һәммәбезне сөендерде.
Әлеге чараларны даими оештырган, балаларыбызны җыр-моңга өйрәткән, әти-әниләрне гел бәйрәмнәр белән куандырып торган бакча коллективына, бакча мөдиренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, сабырлык, тазалык, саулык телибез.

Зур хөрмәт белән әти-әниләр.
Нет комментариев