Үз һөнәреңне ярату – зур бәхет!
Мәгариф

Үз һөнәреңне ярату – зур бәхет!

Балтач урта мәктәбендә, һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында, эшче һөнәрләр белән танышу дәвам итә.

Бу атнада да әңгәмә үткәрергә мәктәбебзгә әти-әниләр килде. 10 нчы сыйныф укучыларына Гәрәев Илдар абыйлары (Гәрәева Шамиләнең әтисе) төзүче, архитектор, токарь һөнәрләре турында презентация алып барса, 7а сыйныф укучылары Зарипова Айгөл апаларыннан (Зарипов Рүзәлнең әнисе) шәфкать туташы һөнәренең асылына төшенде. 5нче сыйныфлар сатучы һөнәре турында мәгълүматны Шәмсетдинова Мәдинә апаларыннан (Шәмсетдинова Динәнең әнисе) алды, ә 1 сыйныф нәниләренә тегүчеләр һөнәре турында Хәлиуллина Айгөл апалары бәйнә-бәйнә сөйләде. Очрашулар җылы, матур эчтәлекле үтте. Вакыт табып килгән әти-әниләребезгә олы рәхмәт хисләребезне җиткерәсебез килә. Алга таба да матур очрашулар көтеп калабыз!
Руфия Закирова
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

250

Нет комментариев