Бу көнне юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова,
Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сөләйманов, авыл хуҗалыгы житештерү кооперативы «Кызыл юл» җитәкчесе Фердинант Хәйруллин, ветераннар советы рәисе Наил Салихов килде.
Алар Гөлбану әбигә изге теләкләрен җиткереп, Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән һәм үзләре алып килгән бүләк-күчтәнәчләрне тапшырдылар.
Гөлбану Әхмәдиевна күп еллар башлангыч сыйныфларга белем бирә. Бүгенге көндә килене Люция тәрбиясендә яши.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/662933.htm
Нет комментариев