Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яраткан тетя Нюрага 95 яшь тулды

Иске Салавыч авылында яшәүче Анна Кузнецовага 95 яшь тулды.

Салавыч җирлегендә яшәүче Анна Алексеевнаны беләсезме?! Безне сабыйчакта дәвалаган, яраткан, кадерле, хөрмәтле авыл фелдьшеры Нурания апа, тетя Нюра икән ул! Үзем дә яшәгән шул як халкының күпчелеге аны документча түгел, халыкчан итеп әйтсәң генә тиз төшенә торгандыр. Әлеге җирлекнең кендек әбисе, кадерле һөнәр иясе.

Фельдшер-акушерлык юнәлешендә белем алып, юллама буенча Балтач районына эшкә килгән Алабуга районының Гари исемле урыс авылы кызы Анна Кузнецова Салавыч авылында төпләнеп калгачтын, кияүгә дә чыгып, әнә шулай Нураниягә әверелә. Хәзер менә шул Нурания апа игелекле эшләренең әҗер савапларын күреп, бәрәкәтле гомер итә, күптән түгел аңа 95 яшь тулды. 

Салавыч җирлегендә бик күп баланың кендек әбисенә әверелгән Нурания Алексеевна тормыш иптәше Гыйззәтулла белән бер кыз, ике ул үстергәннәр — Рәйханә, Рашит, Рамил — әниләренең ныклы терәкләре, төпле таянычлары. Бүгенге көндә Нурания апа бик кадерле әни һәм бик хөрмәтле әби — 9 оныгы, 6 оныкчыгы, инде бер оныкчыгының сабые бар. 

Нурания апа 33 ел җирлектәге дүрт авылга медицина хезмәте күрсәткән кеше. Аны бөтен кеше ярата, эшләгән елларын кадер-хөрмәт белән искә алалар. Минем кендек әбием Нурания апа, тетя Нюра, Анна Алексеевна дигәннәрен күп ишеткән, күп укыган бар. Кышкы бураннарда, җәйге төнге яшеннәрдә юлда калып күпме бала туган, елына алтмышар балага гомер бирдертә идем, ди Нурания апа.

Нинди еллар, нинди нык, сәламәт хатыннар, нинди үз эшенең осталары, нинди ару белмәс куллар, курку белмәс йөрәкләр булган бит! Ялкынлы чорларның Нурания апа кебек тере шәһитләре бүгенге буын өчен үзе бер тарих, кабатланмас елъязма. Хәзер менә Нурания апа кебек мөхтәрәм шәхесләрнең бай тормыш тәҗрибәсенә, акыллы киңәшләренә таянабыз. 

— Җиде класс белем алдым да, язгы имтиханнар җиткән иде, авырый башладым, хастаханәдә яттым, имтиханнарымны соң тапшырдым. — ди Нурания апа Кузнецова. — И борчылдым инде шулчакта, чөнки сыйныфташларым кайсы-кая укырга кереп беттеләр, мин калдым, әти әйтә, савыгып бет тә, фельдшер-акушерлык буенча укырга барырсың, ди, бер дә анда барасым килми, уен- муен эш түгел, җаваплы һөнәр бит. Әти әйтә, анда бармасаң, әнә, Лаешка, урман кисәргә йөрерсең ди, тыңладым инде, киттем, бер дә укыйсы килмәде. 1951 елда уку йортын тәмамладым. Мине иң ерак районга җибәрәбез диделәр дә — Балтачка юлладылар. Бер татарча сүз белмим. Шулай итеп, Салавыч авылына эләктем. Эшләргә дә, татарча сөйләшергә дә өйрәндем. Белмәгәнне өйрәттеләр.

Үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарып, районның сәламәтлек саклау өлкәсен данлы эшләре белән бизәгән Нурания апа Кузнецованы котларга һәм дә Рәсәй Президенты В. Путинның котлау хатын тапшырырга Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, районның баш табибы, район үзәк хастахәнәсе җитәкчесе Газинур Дәүлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов килгәннәр иде. Кулда Рәхмәт хатлары, ак шәльяулык иңнәрдә, чәчәк бәйләмендә бөтен күңел җылысы! 

Хәерле гомерләр насыйп булсын сезгә, яшьләргә үрнәк, матур өлге булырдай гомер юлы үткән, кадерле, алтын бәһасенә тиң кендек әбисе — Анна-Нурания Алексеевна, яраткан тетя Нюра. Әлеге язма һәркемнең дә кендек әбисенә кадер-хөрмәт күрсәтү билгесе буларак күңелләрдә урын алсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурания-Анна Кузнецова