Күп еллар узенең файдалы киңәшләре белән күпләргә үрнәк булып яшәсен иде
Чапшар авылында гомер итүче, авылдашларының зур ихтирамын казанган Гаязова (Фәттахова ) Мөнирә Фәттах кызының шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее булды.
25 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучы ул. Тормыш иптәше Гарәфетдин ага белән 8 балага гомер биргәннәр алар. Тату, тигез гаиләдә туган балалар — һәркайсы тырыш, хезмәт сөючән егет-кызлар. Монирә апа кебек сабыр, тузем, миһербанлы, шәфкатьле кешеләр бик аз.
Мөнирә апага озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез. Күп еллар узенең файдалы киңәшләре белән күпләргә үрнәк булып яшәсен иде.
Нет комментариев