Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нурания-Анна Кузнецова — Салавычның кендек әбисе

Нурания апа 33 ел җирлектәге дүрт авылга медицина хезмәте күрсәтә.

Фельдшер-акушерлык юнәлешендә белем алып, юллама буенча безнең районга эшкә килгән Алабуга районының Гари исемле урыс авылы кызы Анна Кузнецова Салавыч авылында төпләнеп калгачтын, Нураниягә әверелә. Хәзер менә шул Нурания апа игелекле эшләренең әҗер савапларын күреп, бәрәкәтле гомер итә, бүген аңа 95 яшь тулды.

Салавыч җирлегендә бик күп баланың кендек әбисенә әверелгән Нурания Алексеевна тормыш иптәше белән бер кыз, ике ул үстергәннәр Рәйханә, Рашит, Рамил — әниләренең ныклы терәкләре, төпле таянычлары.

Нурания апа 33 ел җирлектәге дүрт авылга медицина хезмәте күрсәтә. Аны бөтен кеше ярата, эшләгән елларын кадер-хөрмәт белән искә алалар. Минем кендек әбием Нурания апа, тетя Нюра, Анна Андреевна дигәннәрен күп ишеткән, күп укыган бар.

Үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарып, районның сәламәтлек саклау өлкәсен данлы эшләре белән бизәгән Нурания апа Кузнецованы котларга һәм дә Рәсәй Президенты В. Путинның котлау хатын тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район үзәк хастахәнәсе баш табибы Газинур Дәүлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та килгән иде.

Хәерле гомерләр насыйп булсын сезгә, кадерле кендек әбисе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурания-Анна Кузнецова