Рафаил Габделхаковка бүген 95 яшь тулды
Ветеран бүгенге көндә төп йортта улы Рушан, килене Фирүзә белән яши
Борнак авылында яшәүче тыл ветераны Рафаил Габделхаковка бүген 95 яшь тулды.
Ветеран бүгенге көндә төп йортта улы Рушан, килене Фирүзә белән яши.
Рафаил Габделхаков Борнак авылында туа, биредә буй җитә. Армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Урманнын да кисә, тракторында да эшли, комбайн белән урагын да ура. Лаеклы ялга чыкканчы янгын сүндерү машинасында эшли.
- Эшләмәгән эшем калмады. Урман кискән чакта Пермь якларына кадәр барып җиттек. Эшли башлаган чакта миңа 11 яшь иде. Бер мин генә түгел, ул чакта барыбыз да бик иртә кул арасына кердек, – дип сөйли Рафаил абый.
Авылдашы Сания белән гаилә корып алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Сания апа 16 ел элек гүр иясе булган.
- Муллыкта, кадер-хөрмәттә яшим, урыным да түрдә, әмма парлы булуга җитми икән, – ди ветеран тормыш иптәше белән үткән парлы елларын сагынып.
Аңлашыла да, юклыкта да, авыр минутларда да бергә һәм бердәм булып яшәгән бит алар. Үзләре кебек эш сөючән уллар, кызлар үстергәннәр. Район җитәкчелеге дә, «Борнак» җәмгыяте рәисе Рәфкать Нәҗипов, җирлек башлыгы Ирек Габдуллин да юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев