Рамил Нотфуллин Мансур аганы Казанга тантаналы чарага чакырды (+фото)
Мәрхәмәтлелек

Рамил Нотфуллин Мансур аганы Казанга тантаналы чарага чакырды (+фото)

Рамил Рашитович Балтач бистәсендә гомер итүче Мансур Хисмәт улы Хәсбиуллин янында булып аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үз исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырды. 



Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләкләүне дәвам итә. Рамил Рашитович Балтач бистәсендә гомер итүче Мансур Хисмәт улы Хәсбиуллин янында булып аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үз исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырды. 

Мансур ага Хәсбиуллин 8 май көнне Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында башкалада уза торган тантаналы чарага һәм 9 майда район үзәгендә Җиңү Парадына чакырулар да кабул итеп алды.

Хөрмәтле ветеранны шулай район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова да тәбрикләде.


Нет комментариев