Пыжмара авыл җирлегендә бер көндә ике юбилей булып узды.
Пыжмара авылыннан Сафура Әхмәтхан кызы Фазылова белән Әтнә авылыннан Газизә Гафиулла кызы Закирова 24 нче ноябрь көнне үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләяев, «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов тәбрикләделәр. Юбилярларга Рәсәй Президенты В.В. Путинның Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гүзәл Фатыйхова фотолары.
Нет комментариев