Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Шәкүрә апа кадер-хөрмәттә бәхетле картлык кичерә(+фото)

Бүген Балтач бистәсендә кызы Сәлимә белән кияве Исрафил тәрбиясендә яшәүче Шәкүрә Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды

Көшкәтбаш авылында туып-үсеп, шул авыл егете белән гаилә корган, туган колхозында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан Шәкүрә апаны балалары бик тырыш, хезмәт сөючән дип олылап сөйлиләр.
Шәкүрә апа белән Габделкави абый тугыз балага гомер бүләк итәләр, ләкин инде бүгенге көндә аларның дүртесе генә исән-сау. Олы улы Әдһәм абый тормыш иптәше Тәскирә белән Көшкәтбаш авылында гомер кичерәләр, Сәлимә апа белән Исрафил абый Балтачта төпләнгәннәр, Фидаил абый белән Гөлсәмирә апа шулай ук Балтачта яшиләр, Гөлсинә апа белән Рәфыйк абый туган авылларында гомер итәләр. Юбилярның бүгенге көндә 11 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.
Әти белән әни гомер буе төпле киңәшләрен биреп яшәделәр. Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр, дип хезмәтне сөяргә өйрәттеләр. Дөрес тәрбияләре, һәрчак терәк-таяныч булганнары өчен без аларга бик зур рәхмәтле. Кызганыч, унике ел элек әтиебез бакыйлыкка күчте, - дип әти-әнисенә булган хөрмәт һәм рәхмәтләрен ирештерде Әдһәм абый.
 

Шәкүрә Шәрәфетдиновага багышланган язманы тулырак “Хезмәт”нең алдагы саннарыннан укып белә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев