Тыл ветераны Хәзинә Гомәровага 90 яшь тулды
Мәрхәмәтлелек

Тыл ветераны Хәзинә Гомәровага 90 яшь тулды

Куныр авылында яшәүче тыл ветераны Хәзинә Гомәрова 90 яшьлек олуг юбилеена кунаклар кабул итте.

Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыгы Зиннур Әсхадуллин, "Якты юл" җәмгыяте җитәкчесе Раиф Хәкимов котлады. Олуг бәйрәм көнендә күпсанлы истәлек бүләкләре белән беррәттән Хәзинә апага Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты да тапшырылды.

Бүгенге көндә юбиляр улы Габдулла гаиләсендә килене Раушания, аларның балалары Данияр, Гөлфинә, Аяз ихтирамын тоеп гомер итә.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

250

Нет комментариев