Тыл ветераны Мәликә Дәүләтшинага Путинныӊ котлау открыткасы тапшырылды
Мәрхәмәтлелек

Тыл ветераны Мәликә Дәүләтшинага Путинныӊ котлау открыткасы тапшырылды

Пыжмара авылында яшәүче тыл ветераны Мәликә Дәүләтшинага 9 июль көнне 90 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Зәләев, "Кама" хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинныӊ котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

250

Нет комментариев