«Волонтер» оешмасы активистлары Кече Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Медведевта кунакта булды.
Волонтерлар ветеран сөйләгәннәрне видеога төшерде. Шаккатырганы шул, Анатолий Кузьмич әтисе белән бер полкта хезмәт итә, әмма сугыштан алар төрле вакытта кайта.
Ветеран волонтерлар белән аралашудан бик канәгать калды, үзен олылаганнары өчен аларга рәхмәт белдерде.
Нет комментариев