Баш авыртуларның 90 проценты диярлек кешенең суны аз эчүе белән бәйле.
Невролог-табиб Павел Хорошеев сүзләренчә, җәй айларында кайбер кешеләрнең башы ешрак авыртырга мөмкин.
Белгеч моны җылыда тирнең күбрәк бүленеп чыгуы, организмга су җитмәү белән бәйләп аңлата.
– Баш авыртуларның 90 проценты диярлек кешенең суны аз эчүе белән бәйле. Җәй айларында кимендә 2-2,5 литр су эчәргә кирәк. Андый очракта баш авыртуларын бөтенләй онытачаксыз. Кышын 1,5-2 литр эчү дә җитә, – ди табиб.
Әлбәттә мондый күләмдәге суны сау-сәламәт кешеләргә генә эчәргә ярый. Бөерләре, йөрәге авырткан яисә асциттан интегүчеләргә суны күп эчү зыян гына китерү бар, дип кисәтә Павел Хорошеев.
Нет комментариев