Балтач Үзәк хастаханәсендә тиздән әти-әни булырга җыенган яшьләр өчен лекцияләр узды
2025 нче елдан «Гаилә» милли проекты чынга ашырыла
Аның максаты — балалы, шул исәптән күп балалы гаиләләр санын арттыру, гаилә кыйммәтләрен ныгыту булып тора.
Шушы максатны чынга ашыру йөзеннән, һәр атна саен районыбызның үзәк хастаханәсендә балалар табибы һәм ЗАГС хезмәткәре белән очрашулар уздырыла.
ЗАГС бүлеге белгече Р. Л. Накипованың йөклелек буенча исәптә торучы һәм якындагы айларда әни булырга җыенган гүзәл зат вәкилләре белән чираттагы очрашуы булды. Биредә күп балалы гаиләләр өчен дә кыйммәтле һәм актуаль мәгълүматлар бирелде. Шулай ук, баланың тууын рәсмиләштерү буенча һәм документларны ничек дөрес рәсмиләштерергә икәне аңлатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев