29нчы апрель көнне районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында "Сәламәт булыйк" акциясе үткәрелде, бүлекнең 40 хезмәткәре профилактик тикшерү узды.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаруга сәбәпче булган факторларны ачыклау өчен хезмәткәрләрнең кан басымы үлчәнелде, кан составында шикәр күләме тикшерелде.
Район хастәхәнәсенең баш табиб урынбасары - эндокринолог Чулпан Мөхәмәтгалиева кан басымы авыруы килеп чыгу сәбәпләре, бу авыруны булдырмау өчен куллана торган профилактик чаралар, тиешенчә дәваламаганда килеп чыга торган өзлегү очраклары булган инфаркт һәм инсульт турында чыгыш ясады
.
Йөрәк һәм кан авырулар санын киметү өчен 2015 елда районда аеруча күп игътибар бирелә, чөнки бу авырулардан үлүчеләр саны елдан-ел арта. Шуңа да 2015 ел Рәсәйдә һәм Татарстанда йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәшү елы дип игълан ителде.


Нет комментариев