Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Яңа баш табиб билгеләнде

Җитәкчегә яңа башлангычларда уңышлар телибез!

Районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин район үзәк хастаханәсенең узган хезмәт елы буенча нәтиҗәләр ясау киңәшмәсендә катнашып, коллективка уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Озак еллар район үзәк хастаханәсен җитәкләгән Газинур Дәүләт улы Дәүлиевка «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән исем тапшырды.


Марсель Мансур улы коллективның эшчән-легенә уңай бәя бирде. Табибларның сорауларын тыңлап, киңәшләрен җиткерде. Бигрәк тә район халкының сәламәт яшәвен, гомер озынлыгын арттыру, диспансерлаштыру юнәлешендә эшчәнлекне ныгыту бурычын куйды. 


Лаеклы ялга киткән Газинур Дәүләт улы урынына яңа баш табиб билгеләнде. Моңарчы Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарган Рамил Рәфкать улы Сәфәров хәзер Балтач районы үзәк хастаханәсен җитәкләячәк.

Фото: https://elabuga-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш табиб яңалыклар